5 апрельдә яраткан тормыш иптәше, кайгыртучан әти, искиткеч дәү әти, ихтирамлы кода Зинатуллин Рафыйкъ Разых улына 60 яшь тула
![5 апрельдә яраткан тормыш иптәше, кайгыртучан әти, искиткеч дәү әти, ихтирамлы кода Зинатуллин Рафыйкъ Разых улына 60 яшь тула](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/4/5/b34ee5ef145e8c0956d7ecedcad54416.jpg)
Кадерлебез! Сине чын күңелдән зур бәйрәмең белән котлыйбыз.
Олуг юбилеең котлы булсын,
Саулык, шатлык, сөю мәңге булсын.
Уңыш өсләренә уңыш өстәп,
Муллык өегезгә килеп торсын.
Балалардан игелекләр килсен,
Дусларың сиңа тугры калсын.
Ел артыннан еллар гөрләп узсын,
Олуг юбилеең котлы булсын.
Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп – тормыш иптәшең, улың Ринат, кызың Ләйсән, киленең Наилә, киявең, оныкларың Лилия, Альбина, кодагыең.
Нет комментариев