Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче Кадыйрова Ясминә Мансур кызының туган көне – 50 яшьлек юбилее

26 декабря 2014, 07:42

873

0

0

Апас авылында яшәүче Кадыйрова Ясминә Мансур кызының туган көне – 50 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең - 50 яшьлек алтын юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез. Тормышыбызга ямь өстәүче, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә әтиебез белән бергә тигезлектә, озын, бәхетле гомер кичерергә язсын Ходай.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән сине яратып - әтиебез Рамил, балаларың Ландыш, Лилия-Айрат, оныгың Радель.

Фото:http://haydisendedestekol.org/saglikbot/-%D0%B1%D1%83%D0%BA%D0%B5%D1%82%D0%BE%D0%B2

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев