Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Апаста яшәүче газиз, сөекле әниебез Салаватуллина Гөлгенә Бәдретдин кызының 1 гыйнварда 50 яшьлек юбилее

01 января 2015, 07:47

758

0

0

Апаста яшәүче газиз, сөекле әниебез Салаватуллина Гөлгенә Бәдретдин кызының 1 гыйнварда 50 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Син яныбызда булганда дөньябыз ямьле, табыннар түгәрәк, күңелебезгә рәхәт. Үзең уңган, үзең тырыш, пешергән ризыкларың да ашап туймаслык. Әниебез, сиңа һәркөн сәламәтлек теләп, әтиебез Марат белән тигезлектә, балаларыңның иң кадерле әнисе булып, саулыкта, озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түрендәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.

Капланмаган әле чигәләрне ап-ак чәчләр,

Күз төбендә юктыр әле күләгәләр.

Син яшь әле, картаймаган,

Әйтерсең лә, унсигездән узган чагың һаман.

Күз тимәсен синең тормышыңа,

Гаиләң, холкың, син эшләгән эшләр.

Уйлаганда һәммәсен дә шуның

Хөрмәт белән тула күзләр.

Сине яратып - балаларың Ләйсән-Ленар, Альбина, әтиебез Марат, дәү әниебез Нурия.

Фото:http://polepodarkov.ru/bukety/?page=3

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев