Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ап-ак карлы кышның Яңа елга аяк баскан көннәре безнең өчен икеләтә бәйрәм – 1 нче гыйнварда кадерле әтиебез Апас авылында яшәүче Абзалов Рәфхәт Әнвәр улы 60 яшьлек юбилеен каршылый

01 января 2015, 08:07

1790

0

0

Ап-ак карлы кышның Яңа елга аяк баскан көннәре безнең өчен икеләтә бәйрәм – 1 нче гыйнварда кадерле әтиебез Апас авылында яшәүче Абзалов Рәфхәт Әнвәр улы 60 яшьлек юбилеен каршылый

Сөекле әтиебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Сәламәтлек белән, бәхеткә тиенеп, балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен күреп, әниебез Рәмзия белән тигезлектә, озын, хәерле гомер кичерергә язсын сиңа Ходай.

Әтиебез - безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунган иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән - балаларың Илсур-Рәзинә, Альберт-Гөлия, оныкларың Эльвина, Эльдар, Лия, Чингиз. Бу теләкләргә әни белән дәү әни дә кушыла.

Фото:http://horosho-volga.ru/collection/iubiliei/product/s-iubilieiem-60-liet-1346744342

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев