Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Әнәле авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Апаста яшәүче абыебыз Насыйбуллин Әсхәт Сөнгатулла улының бүген олуг юбилее

11 января 2015, 07:37

708

0

0

Әнәле авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Апаста яшәүче абыебыз Насыйбуллин Әсхәт Сөнгатулла улының бүген олуг юбилее

Кадерле абыебыз! Сине чын йөрәктән истәлекле туган көнең, юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлыкның көтмәгәндә килә торганын телибез. Мәрхәмәтлелегең, кешелеклегең, изге күңеллелегең белән ихтирамга, зур хөрмәткә лаек син. Теләкләребез изге: һәрвакытта ачык йөзле, киң күңелле, бәхетле, олы йөрәкле бул! Туасы һәрбер көн сиңа тынычлык, шатлык-сөенечләр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Мул тормышта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, хезмәтеңнән тәм, тормышыңнан ямь табып яшәргә язсын. Киләчәктә дә туганлык җепләрен өзмичә, бергә-бергә ярдәмләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Безгә кылган изгелекләрең үзеңә игелек булып кайтсын.

50 яшь гомер чик түгел,

Әле алда таңнар, офыклар.

Алда көтә әле зур планнар,

Үстерәсе нәни оныклар.

Гомерләрең озын булсын абый,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә безнең өчен җирдә

Син бик якын, бик тә кадерле.

Иң изге теләкләр белән - Назыйм-Талия, Адилә. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Фото:http://post.kards.qip.ru/list/show/76/7463551/9/s_dnjom_rozhdenija.htm

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев