Дәвеш авылында гомер итүче кадерле әтиебез, яраткан бабаебыз, хөрмәтле кодабыз Хәсәнов Илсур Садри улының 1 февральдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән олуг бәйрәмең, юбилеең белән котлыйбыз. Безнең игелекне, күңел җылысын тоеп, авырмыйча, туасы һәр яңа көнне җан тынычлыгы, шатлык-сөенечләр белән каршы алырга язсын Ходай. Син безнең өчен иң-иң якын кеше, синнән нурлар алып, синең хәер-фатихаңда яшибез, синең белән горурланабыз, киң күңеллелегеңнән, яшәү рәвешеңнән үрнәк алабыз. Сау-сәламәт килеш, безнең, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, әниебез, кодагыебыз белән пар канатлы булып гомер итәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән - кызың Илзирә, киявең Нурфис, оныкларың Нияз, Азалия, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче кода-кодагыең Рафикъ-Фәния.
Нет комментариев