Карабай авылында яшәүче газиз әнкәй Әхмәдуллина Шәмсия Идият кызы 5 февральдә 85 яшьлек юбилеен каршылады
Кадерле әнкәй! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә.
Сине яратып - улың Рәшит, кызларың Резидә, Люция, кияү-киленең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев