Апаста яшәүче кадерле әниебез Зәйнуллина Дания Гусман кызының 11 февральдә күркәм бәйрәме 50 яшьлек юбилее

Сөекле әниебез! Сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, әтиебезнең һәм безнең игелекне күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Иң изге теләкләр белән - әтиебез Рөстәм, улың Ранис һәм кызың Динара.
Нет комментариев