Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Насыйбуллина Хәдичә Зәйнетдин кызы 15 февраль көнне үзенең 65 яшьлек юбилеен каршылый

15 февраля 2015, 06:11

635

0

0

Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Насыйбуллина Хәдичә Зәйнетдин кызы 15 февраль көнне үзенең 65 яшьлек юбилеен каршылый

Әни! Сине гомер бәйрәмең - туган көнең белән ихлас котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай сиңа алдагы көннәреңне сау-сәламәт булып, бәхет-шатлыклар, куанычлар, әти белән тигезлектә үткәрергә язсын. Бер-беребезне югалтмыйча, гаиләбез учагын сүндермичә яшик. Без сине бик яратабыз!

Рәхмәт, әни, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән - балаларың Радик, Гөлнар, Рамил, оныкларың Динар, Эльвира, Руслан. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Фото:http://flowers-clear.keed.pl/page-260.html

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев