Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дәвеш авылында туып-үскән, хәзерге көндә Апаста гомер итүче Кадерле әтиебез Хилавиев Камил Әгъзам улы 19 февральдә 65 яшьлек юбилеен каршылый

19 февраля 2015, 05:35

767

0

0

Дәвеш авылында туып-үскән, хәзерге көндә Апаста гомер итүче Кадерле әтиебез Хилавиев Камил Әгъзам улы 19 февральдә 65 яшьлек юбилеен каршылый

Кадерле Әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык! Сине 65 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, Әти. Пар канатыңны Әниебезне югалткач та сынмадың, сыгылмадың, безгэ терәк булдың. Без тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, Әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рухи чишмәбез, яшәү өлгебез. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигездә кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Рамил-Гүзәл, Марат-Ләйсән, оныкларың Гөлчәчәк, Ранис, Ранил, Рүзил, Рүзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев