27 февраль көнне Чирмешән авылында яшәүче яраткан әтиебез Ахмадуллин Тәлгать Вазыйх улының гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Әти! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлыкның олысын, бәхетнең зурысын телибез. Киләчәктә әни белән пар канатлы булып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барда.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чалтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Алинә, Булат. Бу теләкләргә әниебез Гүзәлия дә кушыла.
Нет комментариев