Апаста гомер итүче әтиебез һәм әниебез Гатиятуллин Фәнис һәм Гатиятуллина Мәдинә зур, матур юбилейларын каршылыйлар
Әти-әни! Бәхет һәм сәламәтлек гел сезнең юлдашчыгыз булсын, җаныгыз бүгенге кебек тыныч һәм якты булсын, ә тормышыгыз гел бәхетле мизгелләрдән һәм шатлыклы очрашулардан, рәхәтлекләрдән генә торсын иде! Сез безгә тормыш бүләк итүче, моның өчен сезнең алда баш иябез! Тормышыбызда булган барлык шатлыклар өчен рәхмәт сезгә! Безгә биргән җан җылысы, бәхет һәм олы мәхәббәтегез өчен рәхмәт! Ярата, яраттыра һәм тормышның һәр мизгеленә шатлана белергә өйрәткәнегез өчен рәхмәт! Бергә яшәлгән һәр көн өчен рәхмәт! Гел яныбызда булганыгыз өчен рәхмәт! Барысы, барысы өчен дә рәхмәт сезгә, кадерле кешеләребез безнең! Сезгә булган хөрмәт, йөрәкләребездән чыккан ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп кенә бетереп булмый! Алга таба да гел шулай бергә, шатлыкта, бәхеттә гомер итүегезне теләп калабыз.
Сезне яратып, иң изге теләкләр белән - кызыгыз Гөлназ, киявегез Ленар, оныкларыгыз Самир, Амир, улыгыз Данис.
Нет комментариев