Каратун станциясендә яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез, Шәвәлиева Ризидә Абдулла кызы бүген 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә
![Каратун станциясендә яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез, Шәвәлиева Ризидә Абдулла кызы бүген 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/abbbe48986581b06aad9e80ee3200c45_XL.jpg)
Газизебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлекнең иң ныклысын, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, озак еллар әтиебез белән тигезлектә, безнең игелекне күреп озын-озак гомер кичерүеңне телибез. Әниебез, без синең белән чиксез горурланабыз һәм һәрчак синнән үрнәк алып яшибез. Рәхмәт, сиңа барысы өчен, әни! Без сине бик яратабыз!
Без бәхетле, әнкәй, син булганга
Балам, диеп өзелеп торганга
Рәхмәт, әйтеп баш иябез сиңа
Бүген 60 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Радик-Рамилә, Раил, Рания, оныкларың Ралия, Риназ. Безнең теләкләргә әтиебез Ринат та кушыла.
Нет комментариев