Апаста яшәүче Зыятдинова Фидания Гыйлметдин кызына 17 мартта 60 яшь тулды

Ул 28 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Кече күңелле, ярдәмчел, йомшак, мәрхәмәтле, сабыр тәрбияче апа, яраткан әни, сөекле тормыш иптәше дә ул. Шушы күркәм сыйфатлары өчен гаиләсе, туганнары, дуслары һәм без аны яратабыз, хөрмәт итәбез.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, шатлык-куанычларның зурысын телибез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Разыйх, улларыбыз Динар, Данис, киленең Гөлнара, оныкларыбыз Дилбәр, Диар.
Нет комментариев