Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Болгаер авылында яшәүче якын туганыбыз Хөсәенов Фәнис Галихан улының 6 нчы апрельдә 50 яшьлек юбилее

06 апреля 2015, 05:19

2147

0

0

Олы Болгаер авылында яшәүче якын туганыбыз Хөсәенов Фәнис Галихан улының 6 нчы апрельдә 50 яшьлек юбилее

Кадерле абыебыз! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, шатлык-куанычлы имин көннәр телибез! Тормышта төрле вакытлар була - шатлыгы да, борчуы да. Шатлыгында шатланасың, ә борчу килгәндә борчыласың. Бик зур рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә туганлык җепләрен өзмичә, бергә-бергә ярдәмләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Тугания апа белән тигезлектә, балаларыгызның куанычларын, рәхәтләрен күрергә язсын.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләреңдә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен!

Иң изге теләкләр белән - әти-әниең, барлык туганнарың исеменнән энең Данис, Лилия һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев