Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Күккүз авылында яшәүче кадерлеләребез Илсәр һәм Рузалия Әхмәтҗановлар Алтын туйларын билгеләп үтәләр

10 апреля 2015, 07:09

754

0

0

Кече Күккүз авылында яшәүче кадерлеләребез Илсәр һәм Рузалия Әхмәтҗановлар Алтын туйларын билгеләп үтәләр

50 ел элек кавышкан парлар бүген инде бер-берсеннән башка ярты көн дә яши алмыйлар. Икәү бер бөтен булганда гына күңелләре көр, тормышлары ямьле аларның. "Итагатьле, тәртипле, хезмәт сөючән, рухи яктан сәламәт кешеләр генә бу бәхетле көннәрне күрә ала," - диләр үзләре. Әтиебез белән әниебез гомер буе абруйлы хезмәтне башкардылар. 23 ел кайнана һәм кайната белән аңлашып, киңәшләшеп яшәделәр, дусларының, туганнарының ихтирамын, хөрмәтен казандылар. Тәртипле, тәрбияле, эшчән 3 бала үстерделәр. Әти-әниебез һаман да хезмәттә, хәрәкәттә. Ишек алды тутырып кош-корт асрыйлар, бакча тутырып яшелчә үстерәләр. Алтын туегыз котлы булсын, әти-әниебез! Алда сезне Бриллиант, Тимер, Бәхет туйлары көтеп торсын.

Иң изге теләкләр белән - улыгыз Фәнис, кызыгыз Равия, киявегез Фарих исеменнән Рушания.

Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcW9XZkRkamRWbTRiLU16dklKbWNkdV9iLXpmLVFUODhBa0NTeU5aVHlic2pvdnFSRElOWXZ4TnAtbHhrQ0ZiM2JfN29PY2VjTk9GM0hrVEpTbjlvNERHSHRGdFZ3S2lqV0V6WEtQcjRCS0UxOEpHMlJQckY2TUt4TFcyZmdVNEVBM2hid0w4OW8xRmk2NkhlRnZ6bGp4clN2T09lV2RpWmFpU2JTblB1NUk2MWZzZlpVYzVsb1BhQTJIRDFMUHhhcVA4V25oTnhWaE9tVG55TlB4LWx1elhuSzVNRmdkaERR&b64e=2&sign=950a0bf3f24b22362c166394545ad1ee&keyno=0

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев