Болын-Балыкчы яшәүче кадерле әниебез Сафиуллина Мәдинә Лотфулла кызы бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
![Болын-Балыкчы яшәүче кадерле әниебез Сафиуллина Мәдинә Лотфулла кызы бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/9f8b846ea11f15f2e458ac221843d333_XL.jpg)
Кадерле әниебез! Сәламәтлектә, тигезлектә, безгә терәк, һәрчак кирәк булып, хәсрәтсез гомер ит. Нык сынаулар аша үтсәң дә, көчле сабыр булдың, сыгылмадың, сынмадың!
Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укып керәбез.
Яратабыз, хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез.
Сине хөрмәтләп - Илнар белән Алинә, оныгың Инсаф. Бу теләкләребезгә әтиебез, тормыш иптәшең Айрат һәм кода-кодагыең Илгизәр белән Дамирә дә кушыла.
Нет комментариев