Черкен авылында яшәүче якын кешебез Җәләлова Талия Сәйфетдин кызы 4 майда 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Кадерлебез! Сине юбилеең белән тәбриклибез. Тормышыңда һәм хезмәтеңдә уңышларга ирешеп, саулык-сәламәтлектә, бәхет-шатлыклар белән яшәвеңне телибез. Балаларыгызны тигезлек белән үстереп, аларның игелекләрен күрергә язсын. Әти-әниләрең, туганнарыңның хөрмәтен тоеп яшә.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән - Җәләловлар, Сираҗиевлар, Әхмәтҗановлар һәм балаларың.
Нет комментариев