Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Каратунда яшәүче кадерле әниебез Зәйнуллина Факия Сәгъдулла кызының 15 майда туган көне

15 мая 2015, 12:26

635

0

0

Каратунда яшәүче кадерле әниебез Зәйнуллина Факия Сәгъдулла кызының 15 майда туган көне

Кадерлебез-газизебез, бердәнберебез! Сине ихлас йөрәктән туган көнең белән тәбрик итәбез. Син безнең якты кояшыбыз да, җылы языбыз да, нурлы, чәчәкле җәебез дә. Ходай шушы бәхетебезне озак сакласын иде. Без сине бик яратабыз, озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тигез тормыш телибез. Без - балаларың, оныкларың бары тик игелекләр, изгелекләр һәм шатлыклар гына китерсәк иде.

Бәхет чишмәләрең тулып торсын,

Имин булсын килер көннәрең.

Яннарыңда булсын туганнарың,

Балаларың - тормыш гөлләрең.

Әни, җаным, бүген синең бәйрәм,

Ходаемнан сорыйм бер теләк:

Сәламәтлек бирсен сиңа Раббым,

Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән - кызың Гүзәл, киявең Рамил, оныкларың Гөлчәчәк, Рузил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев