Иске Йомралы авылында яшәүче иганәчебез Мингазиев Рөстәм Хәсип улы 17 майда туган көнен билгеләп үтә

Рөстәм Хәсипович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән котлыйбыз. Һәрчак яхшылык эшлим дип типкән йөрәгегез ару-талу белмәсен, игелекләрегез изгелек булып үзегезгә әйләнеп кайтсын. Саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телибез сезгә!
Туган көнегез котлы булсын,
Саулыгыгыз - нык, бәхетегез - зур,
Сөенечләр күп булсын.
Ара-тирә борчуларга
Ис китмәсен - чүп булсын.
Һәр туган көнгә шатланып
Яшәргә язсын Ходай.
Теләкләрегез чынга ашсын,
Эшегез булсын уңай.
Иң изге теләкләр белән - "Йолдыз" редакциясе коллективы.
Нет комментариев