Заготзерно бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Хәбибуллина Мәгъфируз Фәйзрахман кызына 19 майда 75 яшь тула.
Безгә гомер биреп, тал бишектә тибрәтеп үстергән, кечкенәдән барыбызның да күңеленә иман нуры иңдергән, йөрәк җылысын тигез бүлеп, бүгенге көндә дә безне җылытып яшәүче сөекле әниебез! Без синең белән чиксез горурланабыз һәм сиңа бик-бик рәхмәтле. Киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге, туган нигезебезнең нуры булып, әтиебез белән тигезлектә, сәламәтлектә, безнең игелекләрне күреп яшәргә язсын. Син безнең өчен яхшы киңәшче. Синең көләч йөзең, мәгънәле сүзең безне тагын да күп еллар шатландырсын иде. Без сине бик яратабыз.
Изге теләкләр белән - балаларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың. Бу теләкләргә әтиебез Җәүдәт һәм барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев