Апас авылында яшәүче Заһидуллина Илсөяр Әхмәтнур кызы 21 майда 50 яшьлек юбилеен каршылый.
![Апас авылында яшәүче Заһидуллина Илсөяр Әхмәтнур кызы 21 майда 50 яшьлек юбилеен каршылый.](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/b53c139ffa31e19fd15326521df5fa0e_XL.jpg)
Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән тәбрик итеп, саулыкның ныгын, гомернең озынын, бәхет-шатлыкларның иксез-чиксезен телибез. Тигезлек белән, балалар игелеге күреп яшәргә язсын. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Өебезнең кояшы да, нуры да, яме дә - ул син.
Изге теләкләр телибез сиңа,
Матурларын сайлап сүзләрнең.
Май аеның көләч кояшыдай
Гел елмаеп торсын йөзләрең.
Изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Ильяс, балаларың Алмаз, Илназ. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев