Кече Бакырчы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем Рәхимов Наил Вәгыйз улының 4 июньдә 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа теләкләребез изге: сәламәт бул, тигезлектә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, бу якты дөньяның барлык рәхәтләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Рамилә, кызың Гүзәл, оныгың Фаил.
Нет комментариев