Бүген Апаста яшәүче Ганиева Рәзинә Салихҗан кызының юбилее
Рәзинә Салихҗановна! Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез балаларыбызны үз итеп, ата-ана кадерен белергә өйрәткәнегез, тырыш, эш сөючән итеп тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Һәрберебезне ачык йөз белән каршы аласыз, балаларның борчуларын үзегезнең йөрәгегез аша үткәреп, катлаулы хәлдән дә коткарып каласыз. Шуңа сезне барыбыз да хөрмәт итәбез, яратабыз. Алдагы гомер елларыгызда да сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, тигезлектә, шатлык белән үтәргә язсын. Һәр яңа көн сезгә иминлек алып килсен.
Хөрмәт белән - 5А сыйныф укучылары һәм әти-әниләре.
Нет комментариев