Дәвеш авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Миннегалиева Фирдәвес Рәшит кызының 18 июньдә гомер бәйрәме 55 яшьлек юбилее
Кадерле, газиз әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең, юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, әтиебез Кәрим белән тигезлектә, безнең игелекне күреп, кайгы-хәсрәт күрмичә, озын-озак гомер кичерүегезне телибез. Әниебез, дәү әниебез гел шулай киң күңелле, ачык йөзле, туган җанлы булып кал. Рәхмәт сиңа барысы өчен, әни! Без сине бик яратабыз!
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Зөлхия-Фаяз, Марат-Алинә, оныгың Амелина. Бу теләкләргә әтиебез Кәрим дә кушыла.
Нет комментариев