Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Борнаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Апас авылында яшәүче Вәлиева Роза Хәбибрахман кызы 27 июнь көнне үзенең гомер бәйрәмен – 50 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

26 июня 2015, 10:53

729

0

0

Борнаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Апас авылында яшәүче Вәлиева Роза Хәбибрахман кызы 27 июнь көнне үзенең гомер бәйрәмен – 50 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән тигез, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Тормышыңның иң ямьле чагы,

50 яшь - ул аз әле!

Алда әле - күпме шатлык,

Күпме бәхет, наз әле.

Гомереңнең бу мизгеле -

Туктап бер җырлап алу,

Үткәннәргә шөкер итеп,

Киләчәккә юл салу!

Туган көнең, әни, алып килмен

Бары сәламәтлек, шатлыклар,

Безгә биргән йөрәк җылыларың

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә!

Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Азат, кызың Инзилә, киявең Дамир, улың Альмир, әниең, дәү әниебез Шөһрә һәм кода-кодагыйларың Мансур-Рузалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев