Апас аграр көллияте укытучысы Галимҗанов Радик Рәшит улының 7 июльдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Хөрмәтле Радик Рәшитович! Сезне күркәм бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Яшь буын янәшәсендә гел шулай яшь булып, тормыштан тәм, ямь табып яшәргә язсын сезгә.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Изге теләкләр белән - "Йолдыз"лылар.
Нет комментариев