Апас авылында яшәүче сыйныф җитәкчебез Фәхретдинов Ильмас Илгизәр улы, бүген туган көнен – 30 яшьлек күркәм юбилеен билгели
Агач-яфрак, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?! Безнең сыйныф җиәкчебез, Ильмас Илгизәр улы да нәкъ шундыйлардан. Хөрмәтле, укытучыбыз, Сезне чын күңелдән әлеге матур, күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, бәхетле озын гомер телибез. Рәхмәт күңел яктылыгыгызны башкалар белән бүлешеп яшәвегез өчен. Без Сезгә карап сокланабыз һәм Сезнең укучыларыгыз булуыбыз белән горурланабыз.
Кыя тауның очларына менеп
Оя кора бары бөркетләр.
Ил күтәрер йөкне иңдә йөртә
Сезнең кебек тырыш егетләр.
Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтли,
Арта бара кадер-хөрмәте.
Гомер китабының һәр битенә
Бизәк сала куйган хезмәте.
Үлчәнмәгән Сездә рухи ныклык,
Ташып тора җанда егәрлек.
Бирсен Аллаһ Сезгә ныклы саулык
Гомер тауларына менәрлек.
Иң изге, матур теләкләр юллап, Сезне хөрмәт итеп 11 А сыйныф укучылары.
Нет комментариев