Апас авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем Абеев Ринат Миннәтулла улының 4 августта 50 яшьлек юбилее
![Апас авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем Абеев Ринат Миннәтулла улының 4 августта 50 яшьлек юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/516b4419ec2dd0c6a30b83bf9980c041_XL.jpg)
Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа теләкләребез изге: сәламәт бул, тигезлектә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, балаларыбыз, оныкларыбыз белән шатланышып, бу якты дөньяның барлык рәхәтләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Фазилә, балаларыбыз Илнар-Чулпан, Илфат, Иделия, Алинә, әниебез Фагилә.
Нет комментариев