Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дәвеш авылында яшәүче кадерле әтиебез Садриев Хәлим Өркени улына 8 октябрьдә 75 яшь тула.

08 октября 2015, 05:11

738

0

0

Дәвеш авылында яшәүче кадерле әтиебез Садриев Хәлим Өркени улына 8 октябрьдә 75 яшь тула.

Әти! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Безнең өчен син һәрчак иң әйбәт әти, оныклар өчен яраткан дәү әти булып каласың. Сиңа нинди генә ягымлы сүзләр әйтсәк тә аз булыр сыман.

Әткәй, сиңа саулык телим,
Мин уңыш телим, шатлык.
Моңаюны белми торган
Бәхетле, матур картлык.

Картайтмасын сине еллар,
Гомер алга барса да.
Өебезнең күрке булып
Яшә безнең арада.

Чәчләрең ак, тик йөрәгең
Мәңге яшь булып калсын.
Картлык килсә, килсен, әйдә,
Тик кайгы картайтмасын.

Телим сиңа гел исән-сау,
Гел яшь булып калырга.
Тагын бик күп туган көннәр
Язсын каршы алырга.

Иң изге теләкләр белән - улың Хәлил, киленең Мөнирә, кызың Гөлнара, киявең Илнар, оныкларың Фидан, Фирүзә, Сөмбел, Илфар. Әлеге теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев