Болын-Балыкчы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Зарипов Рушан Шәүкәт улының 11 октябрьдә 35 яшьлек туган көне.
Табигатьнең алтын мизгелендә тугангамы - һәрчак юмартлык, изгелек синең күңелеңдә. Син безнең өчен үрнәк әти, ышанычлы тормыш терәге. Һәрчак синең җылыңны, назыңны, игътибарыңны тоеп яшәсәк иде.
Кадерлебез! Сине күркәм бәйрәмең белән тәбрик итеп, сиңа бары изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәрчак сәламәт булып, өч кызыбызны үзебезгә лаеклы алмаш итеп үстереп, безгә таяныч булсалар иде. Бергә-бергә тигезлектә, муллыкта, саулыкта яшәсәк иде. Һәр туар таң бары сөенечләр генә алып килсә иде. Без сине бик яратакбыз һәм хөрмәт итәбез.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Фирүзә, балаларың Раилә, Рамилә, Рәзинә. Бу теләкләргә әти-әниләр һәм туганнар да кушыла.
Нет комментариев