Дусларыбыз Рамил-Ләйсән Шәфигуллиннар!
11 октябрь көнне дусларыбыз яңа тормыш юлына аяк басты, никах туйларын билгеләп үтте. Аларны шушы истәлекле көннәре белән ихлас котлыйбыз! Тормыш юлларында бәхет-шатлык, исәнлек-саулык, саф мәхәббәт телибез. Барасы юлларыгыз сөйкәлтәсез булсын, сөеп-сөелеп яшәгез!
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә мәңге саклагыз.
Изге теләкләр белән - дусларыгыз Ленар - Гөлназ, Раил - Чулпан, Айдар - Зөлфия, Рафаэль - Гөлгенә.
Нет комментариев