Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Тәскирә Тәүфик кызы Хәсәнованың зур юбилее-аңа 60 яшь!

18 октября 2015, 08:19

664

0

0

Тәскирә Тәүфик кызы Хәсәнованың зур юбилее-аңа 60 яшь!

Сезнең бәгыр җимешләре-улыгыз Инзилнең, кызыгыз Илзирәнең хезмәт уңышларына, тәртипле итеп үз тормышларын коруларына, оныкларыгыз-Азалия белән Ниязның әдәпле, тәртипле булып үсүләренә бергә шатланабыз, аларны үзебезнекедәй якын күрәбез. Тормыш һәм арка терәгең Илсурга тугрылыклы, кайгыртучан хатын, бәхетле әни, дәү әни булып яшәвеңә сокланабыз, шатланабыз. Ирләребез, гаиләләребез арасында җылы элемтәләр һәм ярдәмчеллек югалмасын. Бәхетле булып яшәдең, тагын да күп еллар шулай яшә, авырма, сер бирмә.

Пар канатлар җилпенүен

Ходай артык күрмәсен.

Синдәй дуслар белән тормыш,

Шундый матур, күрәмсең!

Яшь буласым килә дисең,

Киңәшләрең бирәсең-

Дуслар сине шулай күрә,

Дуслар сине шулай белә,

Сабырлыгың белән үрнәк-

Шулай кал син, сердәшем!

Дәүләкидән Роза һәм Ильяс Габбазовлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев