Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Йомралы авылында яшәүче Әхмәдуллин Рәшит Хәбир улы 30 октябрьдә 60 яшьлек юбилеен каршылый

30 октября 2015, 08:09

610

0

0

Иске Йомралы авылында яшәүче Әхмәдуллин Рәшит Хәбир улы 30 октябрьдә 60 яшьлек юбилеен каршылый

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез белән безне үстереп, үз юлыбызга басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, җылы кояшыбыз. Әти! Туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә әниебез белән бергә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын.

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,

Картаелган инде, диясең.

Килә безнең шулчак чәчләреңнең

Һәрберсенә башны иясе.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең,

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән - кызларың Гөлнара, Рәзинә, киявең Рамил, оныкларың Риман, Азалия. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев