Апаста яшәүче әтиебез Гарифуллин Равил Котдус улының 13 ноябрьдә юбилее

Кадерле әтиебез! Сине матур бәйрәмең - юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның чиксезен телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан тынычлыгын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Без - балаларыңның рәхәтен, кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак безне шатландырып яшәргә язсын сиңа Ходай. Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт. Без сине бик яратабыз.
Әти, йөзең һәрчак көләч,
Күңелең тыныч булсын.
Кайгы-хәсрәт сиңа килмәсен,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Рәхмәт, әти, безне яратканга
Булган өчен зирәк, түземле.
Изгелегең өчен, әти, насыйп булсын,
Олыларга синең үзеңне.
Иң изге теләкләр белән - балаларың, Илдар-Мәрьям, Гөлнара-Илшат, Рузалия-Данил, тормыш иптәшең Суфия, оныкларың Салават, Камиль, Кәрим.
Нет комментариев