Шыгай авылында туып үскән, хәзерге вакытта Зеленодольск шәһәрендә гомер итүче улым Сибгәтов Рафис Равиз улының 28 ноябрьдә гомер бәйрәме 55 яшь тулган көне

Улым, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гаиләң белән тигезлектә озын гомер итеп, балаларыңның , якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык - сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Иң изге теләкләр белән - әниең Әлфия, бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев