Кече Болгаер авылында яшәүче газиз әтиебез Гайфуллин Нияз Газимша улының 3 декабрьдә гомер бәйрәме – 45 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине матур бәйрәмең - юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның чиксезен телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан тынычлыгын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Без - балаларыңның рәхәтен, кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак безне шатландырып яшәргә язсын сиңа Ходай. Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт. Без сине бик яратабыз.
Шатлык-куанычлар,сәламәтлек
Юлдаш булсын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Изге теләкләр белән - барлык туганнарың, кызың Илүсә исеменнән киявең Ильназ.
Нет комментариев