Идрәз авылында яшәүче кадерле апабыз Каюмова Майсәрә Әһлулла кызы 19 декабрьдә 75 яшьлек юбилеен каршылый
Апа! Сине күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа дөньядагы иң зур байлыкны - саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә балаларыңның рәхәтен күреп, оныкларыңның хөрмәтен тоеп rадерле дәү әни булып яшә!
75 яшь - әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Игелекле дуска-туганга.
Сөенә-сөенә яшибез без,
Синең кебек апа булганга.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Шатлыкларны бергә уртаклашып,
Кайгыларны бергә бүлешеп.
Иң изге теләкләр белән - сеңелләрең Кашифә-Нәфис, Гөлшат һәм балаларыбыз.
Нет комментариев