Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче туганыбыз Салаватова Гөлфия Вәкил кызының 20 декабрьдә матур гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее!

20 декабря 2015, 03:11

692

0

0

Апас авылында яшәүче туганыбыз Салаватова Гөлфия Вәкил кызының 20 декабрьдә матур гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - юбилеең белән тәбрик итәбез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле үтәргә язсын. Декабрь салкыннарында туган булсаң да, балаларыңа, туганнарыңа җылылык бирә торган йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Киләчәктә дә балаларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, Илһам белән хәерле, тыныч, бәхетле гомер итегез. Без синең тырыш, намуслы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы, кайгыртучан, мәрхәмәтле, киң күңелле кеше булуыңа сокланабыз. Сиңа гомернең кояштай озынын, сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Үзең бүгенгедәй мәрхәмәтле, көчле ихтыярлы булып кал! Балаларыңның игелекләрен күреп, туганнарыңнан сөенечле хәбәрләр генә ишетеп яшәргәХодай насыйп итсен! Һәр яңа көн йортыгызга сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Авырмыйча, кайгы-хәсрәтләр күрми, балалар бәхетенә күмелеп яшәгез!

Син булганда дөнья бик күңелле,

Гүя кояш шуңа елмая.

Яшик әле картаймыйча

Бергә-бергә шушы дөньяда.

Иң изге теләкләр белән сине яратып - Назыф-Венера, Равил-Әлфия, Азат-Дамирә, Исмаил-Эльмира, Руслан-Эльвира һәм балаларыбыз. Бу теләкләргә барлык туганнарыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев