Олы Бакырчы авылында яшәүче кадерле әнием Гайнуллина Әлфия Вәли кызының 24 нче декабрь көнне 55 яшьлек олы юбилее.
![Олы Бакырчы авылында яшәүче кадерле әнием Гайнуллина Әлфия Вәли кызының 24 нче декабрь көнне 55 яшьлек олы юбилее.](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/11a6c46c4333ea87a83b4bae9ac3f22b_XL.jpg)
Әнием! Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, әти белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүеңне телим. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп - кызың Зөлфия. Бу теләкләргә әтием Таһир һәм дәү әнием дә кушыла.
Нет комментариев