8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне

Ул 1918 елдан билгеләп үтелә. Ил җитәкчелеге, җирле хакимият белән бергә эшләп, хәрби бурычлыларны барлап тору аларга йөкләнгән. Бүгенге көндә аларның эшләре тагын да җаваплы һәм зур түземлек сорый. Хәрби комиссариатлар җирле үзидарә органнары белән бик тыгыз бәйләнештә эшли. Коллектив алга куелган бурычларны үз вакытында һәм тиешле итеп башкарып, чакырылыш кампанияләрен оештыру, призывниклар, рядовойлар һәм запастагы офицерларны, хәрби техниканы исәпкә кую белән беррәттән, шактый гына социаль пландагы бурычларны уңышлы гына башкарып килә. Яшь буынны хәрби патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклау идеясен үстерүдә аларның эш юнәлеше.
Хөрмәтле хезмәткәрләр, тармак ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сабырлык, түземлек, эшегездә уңышлар, гаиләгездә бәхет телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев