8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Гаилә - ул үзе бер дөнья. Ул - мәхәббәт, тугрылык һәм бер – береңә карата хөрмәт кебек төшенчәләрне үз эченә ала. Бу - уртак шатлык, уртак борчулар. Бу - гадәтләр һәм традицияләр. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Фото:freepik
Нет комментариев