Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе

08 марта 2023, 06:27

81

0

0

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе

Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 
Безнең хатын-кызларыбызның җәмгыятьтәге абруе һәрвакыт югары булган. Бу бүген дә шулай: гүзәл затларыбыз һәр өлкәдә беренче булырга омтыла. Без хатын-кызларыбызның спорттагы олы казанышларына, мәдәнияттә, фәндә, бизнеста яуланган зур уңышларына сокланып карыйбыз. Район хатын-кызлары социаль һәм политик тормыштан читтә калмый, нәтиҗәле хезмәт итә. 
Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да хатын-кыз. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. 
Уллары, тормыш иптәшләре, оныклары махсус хәрби операциядә катнашучы ханымнарга язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне дә түземлек, сабырлык телибез. 
Хөрмәтле гүзәл затлар! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Кыштан соң йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен. 
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев