Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

8 октябрь – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне

08 октября 2023, 01:19

76

0

0


Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләрнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 
Быел, коры ел булуга карамастан, игенчеләребез амбарларга 96 мең тонна икмәк җыеп салдылар, җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләнә. Шикәр чөгендереннән 100 мең тоннадан артык уңыш чыгар дип уйлыйбыз. 
Игенчелектә генә түгел, хуҗалыкларның төп икътисади иминлеген билгеләгән терлекчелек тармагында да уңышлы эш бара. Бүгеге көндә 17161 тонна сөт савылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2894 тоннага артык. Шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көче белән 1020 тонна ит җитештерелгән. 
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. 
Айрат Җиһаншин, 
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев