Апас авылында яшәүче кадерле әниебез, сөекле дәү әниебез Салахова Фирдәвес Габдулла кызына 1 гыйнварда 65 яшь тула

Сөекле, сөйкемле, газиз әниебез! Сине ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмең - юбилеең белән тәбрик итәбез. Син бик булдыклы, уңган әни. Үзеңнен тырышлыгың белән безгә һәрчак үрнәк булып тордың. Әти белән безне - ике улыгызны тәрбияләүгә бөтен көчегезне бирдегез. Без сезгә бик рәхмәтле. Әниебез! Ходай сине саулыктан, тигезлектән аермасын. Безнең игелекләрне күреп озын, бәхетле гомер кичер. Без сине бик-бик яратабыз.
Изге теләкләр белән - балаларың Фирдүс-Гөлшат, Рифат-Эльвира, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез Рифгать һәм барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев