Бүген Апаста яшәүче нәни Әмир белән Самир Хантимировларның иң шатлыклы тәүге бәйрәмнәре – туган көннәре
14 января 2016, 06:07
689
0
0

Әле кайчан гына Ленар Хантимиров белән Гөлназ Гатиятуллина кавышып яңа тормыш юлына аяк бастылар. 2012 елның 30 августында Апасны гөрләтеп туй үткәргән әти-әниләре Рәмзия һәм Тәлгать Хантимировлар, Фәнис һәм Мәдинә Гатиятуллиннар бар кунаклар алдында аларга ак юллар, ак бәхетләр теләделәр. Ходайның "Амин" дигән чагына туры килде әти-әниләр теләге-моннан нәкъ бер ел элек, 14 январьда яшь гаилә бәхетен тулыландырып, аларның игезәк балалары-Әмир белән Самир дөньяга килде!
Балалары шатлыгына иң күп сөенүче-аларның дәү әниләре, дәү әтиләре булды, әлбәттә.
Мәдинә Гатиятуллина әйтүенчә, аның тормыш иптәше Фәниснең әтисе дә игезәк сыңары булган. Тарих балаларда һәм оныкларда кабатлана икән, ди ул балалары шатлыгына сөенеп.
-Туган көннәре котлы булсын көтеп алган оныкларыбызның,-ди бәхетле дәү әниләр Мәдинә белән Рәмзия.
- Әти-әниләрен сөендереп, бәхетле, тәүфыйклы, иманлы һәм сау-сәләмәт булып үссенәр оныкларыбыз,-дип өсти игезәкләрнең дәү әтиләре Фәнис белән Тәлгать.
Хезмәт юлларын Апаста башлаган Ленар белән Гөлназга бездән дә теләкләрнең иң яхшылары гына!
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев