Болын-Балыкчы авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез, тормыш иптәшем Юсупов Рөстәм Әнвәр улының 27 гыйнвар көнне күркәм 60 яшьлек юбилее
![Болын-Балыкчы авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез, тормыш иптәшем Юсупов Рөстәм Әнвәр улының 27 гыйнвар көнне күркәм 60 яшьлек юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/445ac22e738227fda562d2d1e6fc6680_XL.jpg)
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрчак безнең өчен киңәшчебез, таянычыбыз. Киң күңелле, сабыр булуың, тырышлыгың белән барыбызга да үрнәк син. Әни белән бергә яшәгән һәр көнегездән ямь табып, тигезлектә, бәхетле, матур тормышта, балаларыгызның кадерлеләре булып яшәвегезне телибез.
Туган көнең белән котлап бүген,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Яшә, әти, һәрчак яшь сыман.
Сине яратып - балаларың Фирүзә-Рушан, Резидә-Илшат, Рәдис-Резидә, оныкларың Раилә, Рамилә, Рәзинә, Азат, Руставель. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың һәм әни дә кушыла.
Нет комментариев