Түбән Барышта яшәүче иң газиз кешебез – Хәйруллина Люция Габдулла кызына 5 февральдә 75 яшь тулды
![Түбән Барышта яшәүче иң газиз кешебез – Хәйруллина Люция Габдулла кызына 5 февральдә 75 яшь тулды](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/3b06bd5517d6b5dcdca2a8dad23f4ba0_XL.jpg)
Кадерлебез! Син бар гомереңне гаиләңә, балаларыңа багышладың. Хәзер дә безнең өчен өзелеп торасың. Синең барлыгыңны белү, киңәшләреңә таяну, ашкынып яныңа кайту безнең өчен зур бәхет. Синең сабырлыгыңа, олы йөрәкле, киң күңелле булуыңа сокланабыз. Күркәм юбилеең белән тәбрик итеп, сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар игелеге телибез. Әтиебез белән сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, тигез, матур гомер кичерергә язсын. Сез безнең өчен һәрчак үрнәк булдыгыз, хезмәткә хөрмәт тәрбияләдегез, тормыш юлында югалып калмаслык акыл бирдегез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә.
Иң изге теләкләр белән - әтиебез Габделхәй, Яшел Үзәндә яшәүче улың, Апаста яшәүче кызың гаиләсе.
Нет комментариев