Апаста яшәүче әтием, тормыш иптәшем Мифтахов Хәбир Гомәр улы 15 февральдә 55 яшьлек юбилеен каршылый
![Апаста яшәүче әтием, тормыш иптәшем Мифтахов Хәбир Гомәр улы 15 февральдә 55 яшьлек юбилеен каршылый](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/a0d74872065f2b670db5e1bdb6814ff4_XL.jpg)
Кадерлебез! Газиз кешебез! Тәбриклибез сине туган көнең белән!
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмле син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше белмим бармы,
Без бәхетле тик син булганга.
Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен. Якыннарың, туган-тумачаларың белән гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә, тигезлектә, бәхетле көннәрдә үтәргә язсын Ходай.
Олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдереп - кызың һәм тормыш иптәшең.
Нет комментариев