Борнаш авылында яшәүче кадерле киявебез Җәләлиев Рамил Хәйдәр улының 18 февральдә туган көне – 45 яшьлек юбилее
![Борнаш авылында яшәүче кадерле киявебез Җәләлиев Рамил Хәйдәр улының 18 февральдә туган көне – 45 яшьлек юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/f3b7d00e27b0a5dc4c01d70ac1e42c7f_XL.jpg)
Рамил! Без сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Җаваплы һәм шул ук вакытта катлаулы хезмәтеңдә һәрчак тыйнак, хезмәткә ихлас бирелгән булуың белән барлык кешегә дә үрнәк булып торасың. Олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, шуңа күрә без сине ихтирам итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, Раилә белән тигезлектә, өч улыгызның игелеген күреп, шатлык-куанычта, тормышка сөенеп яшәргә язсын. Язмыш туганнарыңнан, якыннарыңнан беркайчан да аермасын.
Иң изге теләкләр белән - Гумәр, Мөнирә, Радик һәм Рәдиф гаиләсе дә кушыла.
Нет комментариев